Әлмәттә ярыммарафон узды

2016 елның 21 августы, якшәмбе

Ярыммарафонда катнашу түләүле булуга карамастан (оештыручылар әлеге взносның бәясе чыгымнарның 60% ын да капламый), җомга көнне үк үз көчен сынап карарга 800 кеше теләк белдергән иде. Килган әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары теркәлүне якшәмбе көнне дә дәвам итте. Йөгерү алдыннан “Нефтьче” мәдәният сарае каршында Әлмәттә колач җәелдергән “Яшел фитнес” проекты дәвам итте. Дәртле көй астында олысы да, кечесе дә физик күнегүләрне бик рәхәтләнеп башкарды.

Ярты сәгатьлек “разминкадан” соң ярыммарафонның ачу тантанасы узды. Күләмле спорт чарасында катнашучыларны Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин, халыкара класслы спорт мастеры, җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты призеры Гөлнара Галкина-Самитова республика җиңел атлетика федерациясе вице-президенты Вадим Янгиров сәламләде. 

Ярыммарафон өс дистанциядә – 3,5. 10 һәм 21,1 км узды. Анда шәһәребезнең, шулай ук респулика районнарыннан, Россия шәһәрләреннән килгән төрле профессия вәкилләре, төрле яштәге һәм дәрәҗәдәге спорт сөючеләр катнашты. Җиңүчеләр дә, катнашучылар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International