Әлмәттә 8нче санлы «РТС-Урсала» маршрутын буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшырачак

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре район транспорт компанияләре җитәкчеләре белән иҗтимагый транспорт йөреше мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Матбугат чаралары хезмәткәрләренң сорауларына ӘМР башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Рәмзис Хәсәншин һәм «АПОПАТ» АҖ генраль директоры Константин Кириченко җавап бирде.

Шәһәрдә иҗтимагый транспорт маршрутларын 2 оешма тәэмин итә: Әлмәт троллейбус идарәсе һәм «АПОПАТ» дип, хәбәр итте Рәмзис Хәсәншин. Әлмәт троллейбус идарәсе шәһәрдәге барлык троллейбус маршрутларын һәм 4нче, 8нче санлы автобус маршрутларын тәмин итә. 8нче «РТС-Урсала» маршруты буенча шикаятьләр күп булу сәбәпле, аны «АПОПАТ»ка бирү турында карар кабул ителде.

«АПОПАТ» җәмгыяте әлеге маршрут өчен ПАЗ маркалы 4 яңа автобус сатып алган. Автобуслар 15 минут саен йөрер дип көтелә.

1нче сентябрьдан башлап, 8нче маршруттан бушаган автобуслар 4нче, 4А «РТС-Техснаб» маршрутына күчереләчәк, әлеге автобуслар 20-25 минут саен йөреп торачак.

5А, 6А,7А маршрутлары 1нче октябрьдан йөрми башлый.

«АПОПАТ» АҖ генраль директоры Константин Кириченко мәктәп маршрутлары йөреше турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International