Америка Кушма Штатлары Татарстан Республикасы көне белән котлауларга кушылды

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан халкы исеменә Республика көне белән котлауларга кичә Америка Кушма Штатлары да кушылды.

Америка-Россия Эшлекле советы әгъзалары һәм шәхсән үзенең исеменнән әлеге совет Президенты һәм генераль директоры Дэниел Расселл котлау телеграммасы җибәргән. “Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне белән Сезне ихлас котлыйм! Республика уйлап эш ителгән һәм сезнең чит ил инвесторларын җәлеп итәрлек шартлар формалаштыруыгыз бәрабәренә әйбәт инвестицион климат буенча Россиядә лаеклы рәвештә лидерлык позицияләрне били. Мин ике арабыздагы эшлекле яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын һәм Америка-Россия Эшлекле советы эшчәнлеге белән Сезнең кызыксынуыгызны югары бәялим. Безнең хезмәттәшлек динамик рәвештә үсәр дип ышанам. Америка-Россия Эшлекле советының Сан-Францискода ноябрьдә булачак еллык утырышында катнашуыгызны түземсезлек белән көтәм”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.

“Шәхсән Сезгә сәламәтлек һәм алга таба уңышлар, ә Сезнең җитәкчелектәге Республикага алга таба чәчәк ату телим”, - дип билгеләп үтә котлау телеграммасында Американың Россиядәге Сәүдә палатасы Президенты Алексис Родзянко.

“РФның АКШтагы Сәүдә вәкиллеге исеменнән Татарстан Республикасы көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез. Сезгә һәм Татарстанның барлык халкына бәхет, тынычлык, игелеклелек һәм чәчәк ату телибез”, - дип язган тәбрикнамәсендә Россиянең АКШтагы Сәүдә вәкиле Александр Стадник.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International