Әлмәттә 3 һәм 4 сентябрьдә транспорт хәрәкәте чикләнә

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

4 сентябрьдә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уздырыла. 

3 сентябрьдә репетиция уздырылу сәбәпле, 13 сәгатьтән Ленин урамындагы транспорт хәрәкәте чикләнә.  Троллейбуслар  РТС тукталышына кадәр генә йөриячәк.  Автобуслар хәрәкәте 13 сәгатьтән соң  түбәндәгечә чикләнә:

 Ленин урамы (урам киселешләре һәм ишегаллары аша)

Фәхретдин урамыннан Җәлил урамына кадәр (13 тән 14 сәгатькә кадәр)

Фәхретдин урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр (14тән 20 сәгатькә кадәр).

4 сентябрьдә шулай ук хәрәкәт чикләнә:

Ленин урамы (урам киселешләре һәм ишегаллары аша) Фәхретдин урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр (8 дән 22 сәгатькә кадәр)

Гагарин урамы  (6 дан 21сәгатькә кадәр)

 Белоглазов урамы (Җәлил урамы киселешеннән Радищев урамына кадәр) - 6 дан 22 сәгатькә кадәр.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International