Айрат Хәйруллин: « Әлмәт яшәү өчен тагын да уңайлырак булсын өчен без барысында эшләячәкбез»

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Капиталь ремонтланган йортларны тантаналы тапшыру чаралары дәвам итә. 31 август көнне Чернышевский урамы, 40 нчы йортта яшәүчеләр дә әлеге шатлыклы вакыйгада катнаштылар. 1975 елда төзелгән йортның түбәләрен, фасадын яңарту, үзәк җылылык торбасын алыштыру һәм башка зур көч һәм вакыт таләп итә торган эшләр биредә яшәүчеләр тарафыннан аңлап һәм ярдәмләшеп башкарылган.

Капиталь ремонтланган йортта яшәүчеләрне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрикләде. Биредәге ремонт эшләре «УМР» ҖЧҖ тарафыннан башкарылган.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң район башлыгы микрорайонда яшәүчеләр белән аралашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International