Казан мөселман фестиваленә Татарстан меценатлары 1 миллион сумга якын акча биргән

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Беренче тапкыр Казанда мөселман киносы фестиваленә Татарстан меценатлары да финанс ярдәме күрсәтә. Алар тарафыннан фестивальгә бирелгән гомуми сумма 1 млн тирәсе тәшкил иткән. Бу хакта XII халыкара Казан мөселман киносы фестиваленең программа директоры Альбина Нәфыйгова сөйләде.

“Быел шактый кеше фестивальгә меценат буларак ярдәм итәргә  теләк белдерде. Бу бик мөһим, кешеләр үз акчаларын  Казан фестивале тагын да матуррак үтсен дип бирә бит”, - диде ул.

Меценатлар буларак «ТР Күперләре» ААҖ генераль директоры Ринат Мухьянов, «Просто молоко» ИК" ҖЧҖ генераль директоры Марат Моратов, Республика кан тапшыру үзәге баш табибы Рамил Тураев, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәузил Хаҗиев үз ярдәмнәрен күрсәткән.

Фестивальгә финанс ярдәменнән тыш хәйриячеләр Татарстан башкаласына кунаклар хөрмәтендә танылган театр һәм кино актерларын чакырган. Алар арасында, мәсәлән, Владимир Вдовиченков ( «Бригада», «Бумер», «Тарас Бульба», «Левиафан” фильмнарында катнашкан), Елена Лядова («Географ глобус пропил», «Левиафан», «Пепел»), Алексей Петренко («12», «Сибирский цирюльник», «Жестокий романс»), Людмила Хитяева («Стряпуха», «Тихий Дон», «Поднятая целина»), Нонна Гришаева һәм башкалар бар.

Исегезгә төшерәбез: XII халыкара Казан мөселман киносы фестивален гамәлгә куючылар булып ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Россия мөфтиләр Шурасы тора. Шулай ук фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында үтә.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International