Әлмәт муниципаль районы төзелеш оешмалары арасында һөнәри осталык бәйгеләре үткәрү күркәм гадәткә керде. Быел әлеге бәйгедә «Арслан», «Стойкомплекс», «АИСК», «СК Капремонт», «Коралл», «АРСУ», «Нефтегаз», «ТМС групп» җаваплылыклары чикләнгән җәмгыятьләре катнашты.
Бу ярышлар һөнәри осталыкны камилләштерүгә стимул биреп кенә калмыйча, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып тора.
Бәйге программасы хезмәтне саклау, эш профиле буенча теоретиксорауларга җавап бирүне, гамәли биремнәр үтәүне үз эченә алды.
Бәйгедә җиңүчеләр Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты һәм "Татнефть" җәмгыяте Мактау грамоталары белән бүләкләнде.