Россиядә пенсия яшен арттырырга кирәк дип саный Росстат җитәкчесе Александр Суринов. Бу хакта "Интерфакс" яза.
Киләсе елга Республика клиник онкологик диспансерның Әлмәт филиалы базасында нур терапиясе төбәк үзәген ачу планлаштырыла. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
4 нче мәктәптә узган җыелышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов катнашты. Ул әлеге микрорайонда яшәүчеләрне шәһәрдә алып барылган төзекләндерү эшләре белән таныштырды, программалар үтәлешен бәян итте.
416 мең доза "Совигрипп" вакцинасы Татарстанга кайтарылган да инде. Әлеге препарат А/H1N1/09, А/H3N2 һәм В гриппына каршы торуда ярдәм итәчәк.
Әлмәттә беренче курс студентлары бәйрәме узды. Яшьләр үзәге бинасының фойесында кунаклар өчен югары һәм урта уку йортларының иҗади, техник һәм фәнни мөмкинлекләрен чагылдырган күргәзмә оештырылган иде.
Теләге булганнар бүген үк анда катнашу өчен теркәлә ала.
РТ Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев рәислегендә узган киңәшмәдә республика территориясендә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән сату итү белән бәйле мәсьәләләр каралды.
Әлмәт муниципаль районында 2017 елда да республика программаларын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Бу мәктәп төзү, кешеләрне торак белән тәэмин итү, күп балалаы гаиләләргә ярдәм, спорт корылмалары санын арттыру. Республика социаль сферага унарлаган миллиард акча күчергән. Әлеге эшнең мксаты – авыл һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш итү шартларын яхшырту.
Һәр ел саен 22 сентябрь дөньяның күп шәһәрләрендә автомобильдән баш тарту көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан төрле чаралар да уздырыла.
“Көзге игелек атнасы – игелекле гамәлләр эстафетасы” нда әлмәтлеләр теләп катнаша. Акция кысаларында төрле уку учреждениеләрендә, мәдәният оешмаларында да махсус дәресләр, күргәзмәләр, экскурсияләр оштырыла.