Әлмәттә беренче курс студентлары бәйрәме узды

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә беренче курс студентлары бәйрәме узды. Яшьләр үзәге бинасының фойесында кунаклар өчен югары һәм урта уку йортларының иҗади, техник һәм фәнни мөмкинлекләрен чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәм барышында район башлыгы Айрат Хәйруллин яшьләр белән аралашты, аларның киләчәккә булган планнары хакында сорашты. Тантаналы чара иң актив студентларга һәм аспирантларга район башлыгының махсус стипендиясен тапшыру белән тәмамланды.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International