4 нче мәктәптә узган җыелышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов катнашты. Ул әлеге микрорайонда яшәүчеләрне шәһәрдә алып барылган төзекләндерү эшләре белән таныштырды, программалар үтәлешен бәян итте. Киләсе елга планнар турында 10 нчы ТОСның баш предприятиесе булган “СМП-Нефтегаз” АҖ генераль директоры Олег Шабалин сөйләде. Предприятие соңгы биш елда гына да микрорайон үсешенә 21 миллион сум акча тотты. Моннан тыш 4 нче мәктәпкә дә зур шефлык ярдәме күрсәтелә. Быел гына да барлык классларга 200 яңа светодиодлы яктырткычлар куелган. Җыелыш азагында халык үзләрен борчыган сорауларны җиткерде.