Киләсе елга Республика клиник онкологик диспансерның Әлмәт филиалы базасында нур терапиясе төбәк үзәген ачу планлаштырыла. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
Искәртеп узабыз: бүген Казанның “Корстон” комплексында республикада онкология хезмәтенең 70 еллыгына багышланган “Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе” темасына конференция ачылды.
“Алга таба төбәк үзәкләрен үстерү күздә тотыла. Заманча химия, нур терапиясе алымнарының үтемлелеген арттыру бурычы тора. Без бу юнәлештә күп эшләр башкарабыз. Киләсе елда онкодиспансерның Әлмәт филиалы базасында нур терапиясе төбәк үзәген ачарга җыенабыз”, - диде Гадел Вафин. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта проект эшләре бара, җиһазлар сатып алына. “Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр өчен нур терапиясе тагын да үтемлерәк булыр дип ышанабыз. Бу бик мөһим, чөнки бу амбулатор режимда кулланыла торган технология. Авыручылар, чит илдәге кебек үк, килеп, кирәкле күләмдә дәвалау сеанслары ала алачак. Бу дәвалауның нәтиҗәле ысулы”, - дип белдерде министр.
"Татар-информ" МА