Әлмәт муниципаль районында 2017 елда да республика программаларын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Бу мәктәп төзү, кешеләрне торак белән тәэмин итү, күп балалаы гаиләләргә ярдәм, спорт корылмалары санын арттыру. Республика социаль сферага унарлаган миллиард акча күчергән. Әлеге эшнең мксаты – авыл һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш итү шартларын яхшырту.
Илдәге кыен икътисади шартларга карамастан Татарстанда дәүләт программалары туктатылмады гына тхгел, яңалары да будырылды. Шуларның күренеклеләре– парк һәм скверларны төзекләндерү, су объектларын төзекләндерү программалары. Бу программалар кысаларында гына да Әлмәттә өч яңа парк булдырылды, шәһәр күле тирәсе төзекләндерелде.
Социаль программаларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибә яңа юллар ача. Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республика икътисад министрлыгы шәхси капитал файдалануны да үз эченә алган социаль программаларны финанслау концепциясе эшләгән.