“Көзге игелек атнасы – игелекле гамәлләр эстафетасы” нда әлмәтлеләр теләп катнаша. Акция кысаларында төрле уку учреждениеләрендә, мәдәният оешмаларында да махсус дәресләр, күргәзмәләр, экскурсияләр оштырыла.
№ 3 Балалар музыка мәктәбе укытучысы Ирина Ефремова дәресен гаилә гадәтләренә багышлады.
Әлмәт төбәкне өйрәнү музеенда “Иске өй түбәсе” күргәзмәсе оештырылды. №11 балалар китапханәсендә Түбән Мактама мәктәбенең 5нче сыйныф укучыларына “Гаиләне китап зирәклеге берләштерер”дигән белем сәгате үткәрелде.
Чуаш сәрәне китапханәсе хезмәткәрләре “Китап укучы гаилә викторинасы үткәрделәр.
№ 2 Балалар сәнгать мәктәбендә гаилә кыйммәтләре темасна балаларның рәсемнәре күргәзмзсе оештырылды, мәктәп укучылары “Тирәккәй” бакчасына барып концерт та куйдылар.