Гриппка каршы вакцина игътибар таләп итә

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

416 мең доза "Совигрипп" вакцинасы Татарстанга кайтарылган да инде. Әлеге препарат А/H1N1/09, А/H3N2 һәм В гриппына каршы торуда ярдәм итәчәк. Хәзер прививка ясау өчен иң кулай вакыт дип санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 8-12 көннән, ә иммунитеты төшкән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башланачак.

Район сәламәтлек саклау идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, әлмәтлеләр актив рәвештә прививка ясата. Гриппны курыкмыйча каршы алу өчен яшәү урыннары буенча сәламәтлек саклау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм 1 ай интервал белән прививка ясатырга кирәк.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International