Әлмәттә законсыз рәвештә сатуга чыгарылган 70 литр алкоголь продукциясе ачыкланган

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

РТ  Премьер-министры урынбасары  Васил   Шайхразиев рәислегендә узган  киңәшмәдә республика территориясендә алкоголь һәм спиртлы  эчемлекләр белән  сату итү  белән бәйле мәсьәләләр каралды. Аның  сүзләренә караганда, беренче чиратта, халыкның  суррогат аракыдан агулануына  чик куярга  кирәк.  Икенчедән,  акциздан  кергән салымнар  республикадан  кала  һәм муниципалитетлар ихтыяҗына  тотыла.

РТ  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт районы  бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда,  соңгы ике атнада  бу юнәлештә ике закон бозу очрагы теркәлгән.  Төрле микрорайоннарда  урнашкан  сәүдә үзәкләреннән   дәүләт стандартларына туры килми торган  70 литрдан артык  алкоголь продукциясе алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International