ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Р Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” 17 нче ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Төрле номинацияләрдә беренче урын яулаган катнашучыларга 35 махсус дәүләт стипендиясе булдырылган.

Әлмәт татар дәүләт драма театры Тубыл шәhәрендә узган ХV Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә “Иң якшы кече форма спектакле” номинациясендә җиңү яулады. Фестивальга Олжас Жанайдаров пьесасы буенча режиссер Эдуард Шахов куелышындагы “Кибет” спектакле чакыру алган иде. Форумда 15 төбәкнең иҗат коллективы (350 катнашучы) чыгыш ясаган. 

 

"Татарстан Республикасы эшмәкәрлегенә ярдәм күрсәтү фонды" коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе эшчәнлекләрен бурычларын түләрлек хәлдә булмауларына бәйле туктаткан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, банк клиентларына ярдәм күрсәтүнең яңа юнәлешен  - факторинг хезмәтләрен эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә.

20 июнь көнне балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х. Гарифуллина белән бергә Татарстан Республикасындагы балаларның хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина катнашуы белән балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.

1 июньдә үзәк мәчеттә Әлмәт районы башлыгы исеменнән ифтар ашы уздырылды.

Мәҗлестә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район имамнары, мәчеткә йөрүчеләр катнашты.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлмәтнең кечкенә балалары һәм аларның ата-аналары, шулай ук шәһәр кунаклары өчен якты күңелле программа әзерләнгән иде.

Бүген иртәннән бирле ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усман улы җитәкчелеге астында хуҗалык башлыклары, баш агрономнар, ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре көн дәвамында район хуҗалыклары кырлары буйлап йөрделәр. 

Казанның Гранд Отель мәйданында үткән конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Халыкара балаларны саклау көне кысаларында мәшьгульлек үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чараның төп максаты - җәйге каникуллар чорына балигъ булмаган балаларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү. Уку елы ахырында күпчелек гаиләләр өчен мәктәп укучыларын җәй чорында эшкә урнаштыру бик мөһим булып чыга.

Бөтендөнья тәмәкесез көнгә туры китерелгән "Россияне тәмәке төтененнән азат итик" Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт наркология диспансеры, медицина профилактикасы үзәге һәм Т.Шайхуллин исемендәге тернәкләндерү үзәге  белән бергә ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе "Пациент мәктәбен" оештырды. Мәктәпнең максаты - халыкның игътибарын никотинга биреләнлек мәсьәләләренә юнәлтү, кешеләргә тәмәке тартуның аларның сәламәтлекләренә никадәр куркыныч һәм зыян китергәнен аңлату, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International