Район башлыгы Айрат Хәйруллинга бүләкне Хөкүмәт йортында булган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миннеханов үзе тапшырды.
Татарстан Республикасында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы кысаларында 161 мең 199,33 кв.м. мәйданлык 4 мең 405 килешү төзелде, бу гомуми килешүләр санының 90% тәшкил итә. 503 килешүне төзергә калды. Шуның турында ТР Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә сүз барды.
2 се көнне Әлмәт аграрийлары чәчүлекләрне тикшерүләрен дәвам иттеләр.
"Халык контроле" системасы эшчәнлеге Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә тикшерелде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Яшүсмерләр клубларын ачу Әлмәттәге Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән чараларның дәвамы булып торды. Бәйрәм көнендә капиталь ремонттан соң Гафиатуллин, 39 А урамында урнашкан"Заря" яшүсмерләр клубы тантаналы рәвештә ишекләрен ачып җибәрде. Яшүсмерләр клубы республика һәм район җитәкчелеге балаларыбызның киләчәгенә шактый зур өлеш керткәнгә күрә, яшүсмерләр клубларының капиталь ремонты буенча президент программасына рәхмәтле икенче туган көнен билгеләп үтте.
Әлмәттә тиздән «Бяки Буки» урам әдәби фестивале старт ала.
Аны ачу тантанасы 5 июньдә 9 сәгатьтә «Голубое озеро» санаторий-профилакториенда булачак. Анда үз белемнәрен үсеп килүче буын белән уртаклаша алырлык иң яхшы белгечләр җыелачак.
Быел гала-концерт Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына һәм Чернобыль АЭСдагы фаҗиганың 31 еллыгына багышланган иде. Һәр елны уза торган патриотик чарада 300гә якын әлмәтле катнашты. Аларның арасында урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, нефть башкаласының эшли торган һәм авыл яшьләре булды.
"Яшел Фитнес" әлмәтлеләргә болытларны куып җәйне 4 июнь көнне каршы алырга тәкъдим итәләр. 10.00 сәгатьтә шәһәр халкын һәм кунакларын саф һавада бушлай күнекмәләр, велосипедлар өчен узышлар, үз төркемнәрне җыярга һәм бик әйбәт бүләкләрне алырга мөмкинлек көтә.
Район башлыгы Айрат Хәйруллинның Россия экспертлары белән очрашуы "ИК"Татбурнефть" ҖЧҖ - сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясенә дәгъвалаучы компаниянең эшчәнлегенә бәя бирү кысаларында үтте.
Бизнес үсешенә финанс яктан ярдәм алырга һәр теләгән кеше 37-08-04 яки 8-917-911-44-44 телефоны буенча башкарма комитетның эшмәкәрлекне үстерү секторына шалтырата ала.