Бөтендөнья тәмәкесез көнгә туры китерелгән "Россияне тәмәке төтененнән азат итик" Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт наркология диспансеры, медицина профилактикасы үзәге һәм Т.Шайхуллин исемендәге тернәкләндерү үзәге белән бергә ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе "Пациент мәктәбен" оештырды. Мәктәпнең максаты - халыкның игътибарын никотинга биреләнлек мәсьәләләренә юнәлтү, кешеләргә тәмәке тартуның аларның сәламәтлекләренә никадәр куркыныч һәм зыян китергәнен аңлату, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү.