Бүген Халыкара балаларны саклау көне кысаларында мәшьгульлек үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чараның төп максаты - җәйге каникуллар чорына балигъ булмаган балаларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү. Уку елы ахырында күпчелек гаиләләр өчен мәктәп укучыларын җәй чорында эшкә урнаштыру бик мөһим булып чыга.
Бу көнне мәшьгульлек үзәге фойесында берничә мәйдан эшләде. Үзәк белгечләре яшүсмерләрне һәм аларның ата-аналарын 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру программасы турында белдерделәр, предприятие вәкилләре белән очрашуларны оештырдылар.