Әлмәт педагогы - республика бәйгесе җиңүчесе

2017 елның 2 июне, җомга

Р Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” 17 нче ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Төрле номинацияләрдә беренче урын яулаган катнашучыларга 35 махсус дәүләт стипендиясе булдырылган. Бәйгедә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшь талантлар катнашты. Җиңүчеләр «Хореография», «Вокаль ансамбльләр», «Вокал-соло» һәм «Конферанс» номинациясендә бүләкләнде. Стипендиягә ия булганнарны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев котлады. Алар арасында Әлмәттән бердәнбер вәкил дә бар. 25 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Максим Апраксин «Конферанс өлкән төркем» номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International