Әлмәттә Балаларны яклау көнен бәйрәм иттеләр

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлмәтнең кечкенә балалары һәм аларның ата-аналары, шулай ук шәһәр кунаклары өчен якты күңелле программа әзерләнгән иде.

Шәһәр паркы сәхнәсендә үткән "Бәхетле балачак" бәйрәме белән бу көн башланып китте.

Күп кенә гаиләле кешеләр шәһәр паркына килделәр. Шушы зур бәйрәмдә һәр теләгән кеше күңелләренә ятышлы шөгыль таба алды. Төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, яшүсмерләр клублары тематик күргәзмәләрен һәм мастер-классларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International