Әлмәт театры - җиңүче!

2017 елның 2 июне, җомга

Әлмәт татар дәүләт драма театры Тубыл шәhәрендә узган ХV Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә “Иң якшы кече форма спектакле” номинациясендә җиңү яулады. Фестивальга Олжас Жанайдаров пьесасы буенча режиссер Эдуард Шахов куелышындагы “Кибет” спектакле чакыру алган иде. Форумда 15 төбәкнең иҗат коллективы (350 катнашучы) чыгыш ясаган. 

– Әлмәт театрының “Кибет” спектакле социаль театр түгел. Режиссер искиткеч нәрсә эшләгән. Ике актриса, такта һәм кадаклар – ул спектакльне менә шул рәвешчә метафизик яссылыкка сала алган, – дип билгеләп үткән театр тәнкыйтьчесе Андрей Пронин спектакльне караганнан соң. Россиянең халык артисткасы Ольга Остроумова да артистларыбыз Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина башкаруында үтә кызыклы һәм эчтәлекле спектакль каравын җиткергән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International