Кичә, 31 май көнне, БДИ төп периодында Татарстан һәм гомумән Россиянең чыгарылыш укучылары база дәрәҗәсендәге математика буенча имтиханны тапшырдылар.
Казан шәһәрендәге "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында республика һәм бөтенроссия предметлы олимпиадаларда җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләрне һәм аларны әзерләгән укытучыларны тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр.
Республика буенча 11 ял итү урыны расланды. Алар арасында Әлмәтнең пляжы да бар.
Бүген Әлмәттә район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында районның XIX чираттан тыш сессиясе һәм шәһәрнең XXI чираттан тыш утырышы үтте. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәлимов, Николай Кольгин, мактаулы гражданнар, шәһәр прокуроры, шәһәр суды рәисләре, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге начальнигы, Совет, башкарма комитеты җитәкче хезмәткәрләре, шәһәр һәм район активы катнашты.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр өчен якты күңелле программа әзерләнгән.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 13 нче июненә билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча аукцион сатулары турында хәбәр итә.
Бүген Әлмәттә "Бердәм Россия" партиясе депутатларының җыелышы булып узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хайров, Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин,Рөстәм Хәлимовлар катнашты. Җыелыш барышында үзара хезмәттәшлек турында сөйләшенде, чара килешүгә кул кую белән тәмамланды.
3 июнь көнендә Казан федераль университетында "КФУ: Киләчәк тарихы" бушлай экскурсияләре уздырылачак. Бу юлы кунакларга бөек математик, Евклид геометриясен төзүче, Казан университетының танылган ректоры Николай Лобачевский тормышы турында сөйләячәкләр.
"Наркотикларсыз тормыш" республика айлыгы кысаларында "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проекты катнашучылары, беренче гомумбелем мәктәбе укучылары тарафыннан "Тәмәкесез көн" акциясе уздырылды.
29 майдан алып 9 июньгә кадәр Мәскәүдә "Мәскәү дусларны очрата" XIV халыкара фестивале - иң масштаблы халыкара Владимир Спиваков хәйрия фонды проекты уза.