8 июнь көнне Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында дүрт инвестицияләр проекты расланды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Быелгы «Бяки Буки» әдәби фестиваленең иң зур бүләген Мәскәү кунагы алып китте.
«Татнефть» компаниясе Санкт-Петербургтан «Странствующие куклы господина Пэжо» театры белән берлектә «Әлмәттә урам театрлары» проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның максаты - урам сәнгате буенча үзебезнең коллективны булдыру. 15 июньнән дөньякүләм танылган артист, урам сәнгате өлкәсендәге күренекле профессионал – аргентиналы Локо Брускадан мастер-класслар башланып китә.
12 июнь – Россия көнендә әлмәтлеләрне һәм калабыз кунакларын искиткеч киң мәдәни һәм спорт программасы көтә.
Startup Village 2017 кысаларында Әлмәт укучысы Эвелина Мәҗитованың проекты иң яхшы стартапларның берсе дип аталды. Кызга планшетлы компьютер, "Startup Village"кубогы һәм башка бүләкләр тапшырылды.
Мастер-класслар дәвам итә.
6-7 июнь көннәрендә Сколково Инновацион үзәгендә Startup Villag уза.
TATAR.RUN йөгерүләр сериясе Әлмәткә килде: май аенда республика башкаласында үткән "Казан марафоныннан" соң Татарстанны тагын берничә старт көтә, шуларның берсе безнең шәһәрдә узачак. 2 сентябрь көнне, Нефтьчеләр көне бәйрәме алдыннан, Әлмәт урамнары йөгерү юлларына әйләнәчәк, аларга йөгерү өлкәсендә профессионаллар һәм бу спорт төрен яратучылар чыгачак.
2 июнь көнне медицина тармагы ветераны, Зөфәр Гаяз улы Сәгъдиев, зирәк хезмәттәш, чын профессионал, остаз, зур хәрефтән врач-уролог, нечкә юмор хисе һәм бөтенесен җиңеп чыга торган оптимизмы булган кешегә 75 яшь тулды. Ярты гасырга якын вакыт эчендә медицина өлкәсендә, шуларның 38 елын Әлмәт үзәк район хастаханәсендә (2014 елның август аеннан бирле лаеклы ялда) хезмәт итте ул.