Әлмәттә "Сүрәте ясалган шәһәр" мастер-классы һәм шәһәрдә яшәүчеләр белән урам сәнгате турында формаль булмаган диалог узачак

2017 елның 9 июне, җомга

"Татнефть" компаниясе Әлмәтнең заманча динамик сүрәтен һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлы тирәлек булдыру өчен республиканың нефть башкаласына шәһәр киңлегенә яңа сәнгать элементларын кертүче стрит-артны өйрәнү институтын чакырды.

10 июнь көнне 18.00 сәгатьтә "Юбилейный" спорт сарае янында "Сүрәте ясалган шәһәр" мастер-классы һәм шәһәрдә яшәүчеләр белән урам сәнгате турында формаль булмаган диалог узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International