Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Яшь фермерларга ярдәм» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программалары конкурсларында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырдылар. Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре катнашты.
2017 елның 13 октябрендә Әлмәт муниципаль районында яшәүче гражданнарны ТР юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы тарафыннан кабул итү уздырылачак.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
10 октябрь Бөтендөнья психик сәламәтлек көне буларак билгеләнде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яклавында 1992 елда гамәлгә кертелде. Психик авырулар арасында киң таралганы - депрессия.
11еннән 20 сенә кадәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында онлайн-тавыш бирү барды. "Халык участковые" исеменә 119 участок полиция хезмәткәре ярышты. Алар өчен 4 меңнән артык кеше тавыш бирде.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 10 октябрь көнне, аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем көтелми. Минимальная температура төнлә +1..+5º, максималь температура көндез +13..+15º.
6 октябрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда дөнъякүләм дан казанган Россия пианисты Иван Рудин чыгыш ясады. Ул әлмәтлеләргә Листның «Двенадцать трансцендентных этюдов» композициясен бүләк итте.
Бүген, 9 октябрь, Бөтендөнья почта көне. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы кысаларында билгеләп үтелә.
Әлмәттә 9 ыннан алып 13 енә кадәр "Агачны бергәләп коткарыйк" акциясе узачак. Бу көннәрдә макулатура алып килгән һәрбер кешегә кедр, чыршы, нарат, имән үсентеләрен алу мөмкинлеге тудырыла. 3 кг өчен бер үсенте алып була. Макулатура икенчел эшкәртүгә тапшырыла, алынган акчалар хәйрия максатларында куллану өчен балалар йортларына тапшырыла.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бүген "Шәһәрнең мәдәни мохиты -2017" проекты һәм кышкы спортка әзерлек тикшерелде.