Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бүген "Шәһәрнең мәдәни мохиты -2017" проекты һәм кышкы спортка әзерлек тикшерелде.Район башлыгы Айрат Хәйруллин киңәшмә башында ящур кебек куркыныч авыруның таралуын кисәтү һәм профилактик чаралар турында бәян итте.
Алга таба мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина чыгышы тыңланды. Кышкы сезонга спорт чаралары белән физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе Александр Листков таныштырыдылар.
Айрат Хәйруллин киңәшмә азагында служба җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирде.