9 октябрь - Бөтендөнья почта көне

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Бүген, 9 октябрь, Бөтендөнья почта көне. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы кысаларында билгеләп үтелә.

Нәкъ шушы көнне, 1874 елның 9 октябрендә, Бөтендөнья почта берләшмәсе оеша. 1969 елда исә Токиода узган XVI Бөтендөнья почта берләшмәсе конгрессында Почта көнен билгеләп үтәргә карар кылына. Барлык илләрдә дә әлеге көннән башлап Халыкара хат атналыгы старт ала. Шунысы кызык, халыкара почта 6800 телдә сөйләшә.

9 октябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен почта хезмәткәрләре генә түгел, ә почта интернет-серверлары хезмәткәрләре дә билгеләп үтә. Чөнки бүгенге көндә яшьләрнең күпчелеге язуы да уңайлы, тиз дә барып җитә торган электрон хатларга өстенлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International