ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

“Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты” муниципаль бюджет учреждениесе полигоннарда карны урнаштыру буенча килешүләрне төзи.

Кулда булган акчалата һәм түләү карталарын куллану ярдәмендә  исәп-хисапларны алып барганда контроль-касса техникасын куллану турындагы закон контроль-касса техникасын куллану тәртибе үзгәрүне күздә тота.

Чара балалар язучысы, шагыйрь Абдулла Алиш иҗатына багышланды һәм Әлмәтнең шәһәр китапханәсе - 1 нче филиалында узды. Бирегә  №20, №.21 балалар бакчалары нәниләре чакырылган иде.  Китапханәче  Салахова Ф.Ш. язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Татарстан Республикасының иҗади яшьләре академиясе" иҗтимагый оешмасы белән бергә 2009 елдан "Кадрлар резервы" республика проекты тормышка ашырыла.


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

"Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Мәгариф өлкәсе белгечләрен котларга һәм иң яхшыларга бүләкләр тапшырырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башкалар килде.

Бүген Әлмәтнең шәһәр стадионы манежында “Яшь ГТОчылар”  фестивале   ачылды. Әлмәт муниципаль районының  33 мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән килгән 264 спортчы – 132 кыз  һәм 132 малай   ГТО нормалары тапшырачак.  Фестиваль өч көн дәвам итә. 

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 11 октябрьдә, явымсыз болытлы һава көтелә. Минималь температура төнлә  0..+3º,максималь температура көндез +10..+14º.

 

Бүген Әлмәтнең табигать сакчылары чираттагы файдалы акция оештырдылар. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, «Экосервис» ААҖ белән берлектә «Агачны бергәләп коткарыйк!»  дигән акцияне башлап  ќибәрде.  Акция 10 октябрьдән 13е  нә кадәр дәвам итәчәк.  Дүрт көн дәвамында теләге булган һәр кеше макулатураны ак чыршы, карагач, эрбет, имән, өрәңге, үсентеләренә алмаштыра ала.

2 октябрьдән алып 6 сына кадәр Әлмәтнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре  Татарстан делегациясе составында «Эко – Школа/Зеленый флаг» программасы кысаларында төбәкара конференциядә катнаштылар.

11 октябрьдә иртәнге 8 дән эшләр тәмамланганчы вакытлыча салкын су бирүне туктатып торалар. Бу шәһәрнең үзәгенә, 1нче микрорайонга, 1 поселокка, РТС, ДОСААФ, ДСРКга кагылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International