ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт районы буенча Россиянең ОМВД ГИБДД бүлеге 6 октябрьдә 16:00 дан 17:00 кадәр машина йөртүчеләрен тикшерү буенча профилактика операциясен үткәрде. 

Дәресләр Әлмәтнең онкология хастаханәсендә оештырылды.

Вакытлыча 09нчы һәм 10нчы октябрь көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кирова урамында җылыту челтәрләрен төзү сәбәпле, Риза Фәхретдин урамыннан алып Габдулла Тукай проспектына кадәр участокта Базовая урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 


7
октябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Казанда физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясенең концерт залында III республика "Мәктәп экопатрулендә" җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Аны ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырдылар.

6 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрының 73-нче сезоны ачылды. Яңа театр сезоны Санкт-Петербургтан килгән режиссер Елена Кузина куелышында Мольерның “Әҗәлгә дару бар диләр...” спектакле премьерасы белән яңа сезонын ачты. Әлеге спектакль - "Россиянең кече шәһәр театрлары" федераль проекты буенча чыгарылган беренче спектакль.

Башкортстанның Туймазы районында тилчә чире килеп чыккан. Үрмәкәй һәм Йөрмөхәмәтов авылларында карантин кертелгән.

2017 елда Дәүләт торак инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау объектларында 3 мең 581 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәләр буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Хәзерге заманда юл хәрәкәте кагыйдәләре темасы аеруча актуаль булып тора, бит нәкъ балалар, аеруча кечкенә яшьтәгеләр, автомобильләрнең куркынычы турында еш кына оныталар.

Ярминкә 8.00 алып 12.00 сәг. кадәр "Сәүдә йорты" биләмәләрендә узачак. Биредә әлмәтлеләр өчен барлык төр яшелчә җимеш, ит, сөт һәм башка төр товарлар сатылачак. Бәяләр сатудагыдан түбәнрәк.

2011 елдан бирле кече һәм урта эшмәкәрлек үсешеның уңышлы үрнәкләрен популярлаштыру һәм регионнарда уңайлы эшмәкәрлек һәм инвестицион климатны булдыру кысаларында "Бизнес территориясе - тормыш территориясе" Бөтенроссия форумы уздырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International