10 октябрь Бөтендөнья психик сәламәтлек көне буларак билгеләнде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яклавында 1992 елда гамәлгә кертелде. Психик авырулар арасында киң таралганы - депрессия.
Депрессия – психик паталогиянең иң таралган төре. Кагыйдә буларак, аңа аерылышу, эшне югалту, якын кешеңнең үлеме һ.б.лар сәбәп булып тора. Гадәттә авыру дәвалауга бирешә. Ул никадәр иртәрәк башланган икән, сәламәтләнүгә шанслар да күбрәк. Моның өчен медицина ярдәменә вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Россиядә психик сәламәтлек көне 2002 елдан үткәрелә башлады.Бу көнне тематик семинарлар, ачык ишекләр көне уздырыла.