6 октябрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда дөнъякүләм дан казанган Россия пианисты Иван Рудин чыгыш ясады. Ул әлмәтлеләргә Листның «Двенадцать трансцендентных этюдов» композициясен бүләк итте.
Иван Рудин журналистлар белән очрашты. Иҗат һәм аның киләчәге турында сүз алып барды, мондый очрашу бүләк иткәне өчен "Татнефть" җәмгыятенә чиксез рәхмәтен белдерде.