Әлмәтлеләрне агачларны коткарырга чакыралар

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Әлмәттә  9 ыннан алып 13 енә кадәр "Агачны бергәләп коткарыйк" акциясе узачак. Бу көннәрдә макулатура алып килгән һәрбер кешегә кедр, чыршы, нарат, имән үсентеләрен алу мөмкинлеге тудырыла.  3 кг өчен бер үсенте алып була. Макулатура икенчел эшкәртүгә тапшырыла, алынган акчалар хәйрия максатларында куллану өчен балалар йортларына тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International