Бүгенге киңәшмә бүләкләү белән башланып китте. Алга таба "Халык контроле" эшчәнлеге каралды.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә 2018-2020 елларда "Уңайлы шәһәр мөхитен булдыру" программасы буенча иҗтимагый фикер алышулар графигы буенча 16 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә Ленин урамы, 39 адресы буенча урнашкан башкарма комитетның 325 кабинетында "2018-2020 елларга уңайлы шәһәр мөхитен булдыру" муниципаль программасы проекты турында иҗтимагый фикер алышу узачак.
Татарстан Республикасында 2017 елның 13 октябренә 1 млн. 779,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, үткән елның шушы чоры күрсәткечләренә туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән берлектә узган киңәшмәдә «Сакчыл поликлиника» проектын тормышка ашыру, беренче нәтиҗәләр, балалар хирургиясе һәм стационар төзү кебек җитди сораулар каралды.
2017 елның 1 октябреннән армия хезмәтенә көзге чакырылыш башланачак, ул 31нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2017 елда чакырылган яшь егетләрнең хезмәт итү вакыты үзгәрешсез кала һәм 1 ел тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә 2018-2020 елларда "Уңайлы шәһәр мөхитен булдыру" программасы буенча иҗтимагый фикер алышулар графигы буенча 16 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә Ленин урамы, 39 адресы буенча урнашкан башкарма комитетның 325 кабинетында "2018-2020 елларга уңайлы шәһәр мөхитен булдыру" муниципаль программасы проекты турында иҗтимагый фикер алышу узачак.
Иске йортларын калдырып, алар Ренат Галиев урамында урнашкан 31 нче йорттагы яңа фатирларда яши башлаячак. Районда халыкны авария хәлендәге йортлардан яңаларына күчерү дәвам итә. Яңа микрорайонда уңайлы яшәеш өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар һәм спорт мәйданчыклары, җәмәгать транспорты тукталышлары, кибетләр – бар да янәшәдә.
Фатирлардан ачкычларны хуҗаларына тантаналы төстә тапшырдылар. Анда ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һәм «ДОМКОР» ҖЧҖ генераль директоры Мөнир Гайнуллин катнашты.
Кичә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә генә түгел, Татарстан буенча да зур вакыйга булды.
“Татнефть” компаниясе югары үзле нефтьнең 3 миллион тоннасын чыгарды. Әлеге авыр нефтьнең беренче миллион тоннасы 10 ел дәвамында чыгарылган булса, 2 нче миллионына 2,5 ел кирәк булган. Һәм менә 3 миллион тонна. Нефтьчеләр киләсе елда елына 2 миллион тонна югары үзле нефть чыгарырга планлаштыралар.
Әлмәттә агросәнәгать үсеше һәм Шевченко урамында агропарк төзелеше буенча киңәшмә булып узды.
12 октябрь көнне Киров шәһәренең "Сәнгать сарае - Мемориалында" "МастерОК" балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең гамәли сәнгать күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Күргәзмә "Балачакны кире кайтару" балалар йортларына ярдәм күрсәтү һәм ата-ана тәрбиясеннән мәһрүм калган балаларны социаль җайлаштыру иҗтимагый яктан мөһим проект кысаларында оештырылды.