Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, безнең регионның төрле шәһәрләреннән килеп, Әлмәт онкодиспансерында амбулатория дәвалануында булганнар һәм стационар авырулары өчен бердәм "Пациент мәктәбен" үткәрделәр.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 14 октябрь көнне болытлы булачак.Төнлә явымсыз, ә көндез яңгыр көтелә. Минималь температура төнлә 0..+4º, максималь температура көндез +10..+14º.
13 октябрь көнне 15.00 сәгатьтән соң Чехов һәм Ленин урамнарында светофор эшли башлаячак. «Уң якка гына борылыш» дигән билге Чехов урамыннан Ленин урамына күчереләчәк, хәрәкәт, кагыйдә буенча, көйләнмәгән юл киселешләрендә урнаштырылачак. Игътибарлы булыгыз!
12 октябрь көнне сәламәтлек саклау идарәсендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Аның эшчәнлегендә идарә җитәкчесе Вера Головина, Әлмәт шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе Ильдус Алимов, өлкән оперуполномоченный Ильдар Хәйруллин, табиблар, юристлар һәм башкалар катнашты.
Кичә "Нефтяник" хоккей клубы күчмә серияне гадәттәгечә көчле ярышташ - Караганда "Сарыарка" төркеме белән уеннан башлап җибәрде. Әлмәт төркеме нык итеп җиңү өчен ярышты.Матчның исәбе: 3:4.
Вакытлыча 14нче октябрь көнне 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы буйлап В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең җир асты парковкасын төзү сәбәпле, Заслонова урамыннан алып Мәрҗәни урамына кадәр участокта Ленин урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт шәһәре, Островский урамы, 3 адресы буенча урнашкан дворга керү урынында хокуксыз рәвештә шлагбаум урнаштырылганы ачыкланды.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Катнашырга бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.
Тиздән Сочи шәһәрендә халыкара масштабтагы яшьләр өчен оештырылган вакыйга - XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале старт алачак.