2017 елның 1 октябреннән армия хезмәтенә көзге чакырылыш башланачак, ул 31нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2017 елда чакырылган яшь егетләрнең хезмәт итү вакыты үзгәрешсез кала һәм 1 ел тәшкил итә.
12 октябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында чакырылыш комиссиясенең киңәйтелгән киңәшмәсендә 2017 елның язгы чакырылыш нәтиҗәләре һәм көзге чакырылышка максатлар турында фикер алыштылар. Киңәшмәнең эшендә шәһәр һәм район хәрби комиссары Ришат Сабиров, шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров, шулай ук чакырылыш комиссиясе әгъзалары, авыл хуҗалыклары башлыклары, мәктәп директорлары катнашты.