Татарстан Республикасында 2017 елның 13 октябренә 1 млн. 779,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, үткән елның шушы чоры күрсәткечләренә туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 87 төзелүче йорттан 73 объект әзер диярлек, уртача зерлектә – 14 объект.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2017 елга бюджет акчалары кысаларында аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 159 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. 14 октябрьгә 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 50 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, бүгенгә 37 документ реализацияләнгән; 61 яшь гаиләгә субсидияләр бирү каралган. Шулай ук 22 чернобыльчегә, 26 мәҗбүри күченүчегә һәм 2 Ерак Төньяктан күчүчегә сертификатлар төзелгән.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2017 елда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган. Эшләр бүгенгә 52%ка башкарылган.
Актуаль мәсьәләләр шулай ук урыннарда да каралды. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.
Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү программасы ахырга якынлаша. 13 октябрь көнне 32 гаиләгә Галеева урамында урнашкан 31нче йорттагы яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды.