Иске йортларын калдырып, алар Ренат Галиев урамында урнашкан 31 нче йорттагы яңа фатирларда яши башлаячак. Районда халыкны авария хәлендәге йортлардан яңаларына күчерү дәвам итә. Яңа микрорайонда уңайлы яшәеш өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар һәм спорт мәйданчыклары, җәмәгать транспорты тукталышлары, кибетләр – бар да янәшәдә.
Фатирлардан ачкычларны хуҗаларына тантаналы төстә тапшырдылар. Анда ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һәм «ДОМКОР» ҖЧҖ генераль директоры Мөнир Гайнуллин катнашты.
Әлеге йортны 2016 елда төзи башлыйлар. Инде барлык эшләр дә төгәлләнгән, фатирлар якты, җылы, матур ремонт ясалган. Бүген үк җиһазлар белән тәэмин итеп, биредә яшәп була.
– Бүгенге көндә Әлмәт районында авария хәлендәге тораклар тагын дистәгә тула. Республика программаларына була гаиләләргә бөтен шартлары булган яңа фатирларга күчү мөмкинлеге тудырыла. Бу өлкәдә без алга таба да эшлиячәкбез. Әлмәт исә төзелеш буенча лидерлар рәтендә, шулай дәвам итегез, -диде ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев.
«ДОМКОР» оешмасы директоры алга таба да Әлмәттә күпкатлы йортлар төзелешен дәвам итәчәкләренә ышандырып калды. «Алсу» микрорайонында шулай итеп хәзер 4 меңнән артык гаилә яшиячәк. Якын киләчәктә исә биредә мәктәп тә төзелергә тиеш.