12 октябрь көнне Киров шәһәренең "Сәнгать сарае - Мемориалында" "МастерОК" балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең гамәли сәнгать күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Күргәзмә "Балачакны кире кайтару" балалар йортларына ярдәм күрсәтү һәм ата-ана тәрбиясеннән мәһрүм калган балаларны социаль җайлаштыру иҗтимагый яктан мөһим проект кысаларында оештырылды.
"МастерОК" округ күргәзмәсе ел саен Идел буе федераль округының төрле регионнарында үткәрелә.
Күргәзмәдә Әлмәт балалар йортыннан "Халыклар дуслыгы" күмәк зур күләмле эшләнмәсе белән Владислав Юпаев, Анастасия Цыпленкова һәм Татьяна Дедюхина катнаштылар.