Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә 2018-2020 елларда "Уңайлы шәһәр мөхитен булдыру" программасы буенча иҗтимагый фикер алышулар графигы буенча 16 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә Ленин урамы, 39 адресы буенча урнашкан башкарма комитетның 325 кабинетында "2018-2020 елларга уңайлы шәһәр мөхитен булдыру" муниципаль программасы проекты турында иҗтимагый фикер алышу узачак.
Фикер алышу түбәндәге иҗтимагый территорияләр буенча алып барылачак:
- Шевченко урамыннан Объездная урамына кадәр шәһәр күлен төзекләндерүнең 2нче чираты
- сусаклагыч
- Дала Зәе
- Вахитов урамы буенча күл (иске Әлмәт)