Кичә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә генә түгел, Татарстан буенча да зур вакыйга булды.
“Татнефть” компаниясе югары үзле нефтьнең 3 миллион тоннасын чыгарды. Әлеге авыр нефтьнең беренче миллион тоннасы 10 ел дәвамында чыгарылган булса, 2 нче миллионына 2,5 ел кирәк булган. Һәм менә 3 миллион тонна. Нефтьчеләр киләсе елда елына 2 миллион тонна югары үзле нефть чыгарырга планлаштыралар.
– Иң кызыгы шунда, Татарстанда Шөгердә табылган беренче кара алтын битум нефте иде. 140 елдан соң без янәдән бу нефть табуга кайттык. Бу, әлбәттә, элеккеге кебек түгел инде, ә югары технологик дәрәҗәдәге нефть, – диде югары үзле нефть чыгару буенча идарә начальнигы Марат Әмирханов.
3 миллион тонна югары үзле нефть Яшәүче ятмаларында алынды. Гомумән, табылган бу төр нефтьнең 2,5 миллион тоннасы Яшәүчегә туры килә. Бүген башка ятмаларда да актив эш бара.