Дрезден шәһәрендә (Германия) ММА буенча Европа чемпионаты тәмамланды, ул Европаның 12 иленнән иң көчле көрәшчеләрне җыйды, анда ММА буенча ТР җыелма командасы әгъзасы, Әлмәт шәһәре һәм "Ирбис" баскетбол клубы вәкиле Шарапудин Магомедов катнашты.
Иҗтимагый туклану предприятиеларының эшчәнлеген ничек итеп оештырырга, эшмәкәрләргә гамәлдәге канунчылык таләпләре турында нәрсә белергә кирәк, ничек итеп туклану продуктларын җитештергәндә һәм сатканда санитар-эпидемиологик иминлеге белән тәэмин итәргә һәм башка күп сораулар турында Әлмәттә узган семинар-киңәшмәдә катнашучылар фикер алышты. Әлеге чараны Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Әлмәт муниципаль районның башкарма комитеты оештырдылар.
9 декабрьдә "Татнефть" ГАҖдә 2005-2006 елда туган егетләр арасында Камиль Вадигуллин хөрмәтенә багышланган грек-рим көрәше буенча 4нче ачык республика турниры узды. Бу ярышларда Татарстан, Марий-Эл, Башкортостан һәм башка республикалардан көрәшчеләр катнашты. Быел турнир 9 авырлык категориясендә төркемнәр беренчелеге рәвешендә уздырылды.
"Кванториум" технопаркында яңа юнәлешләр һәм мастер-класслар ачыла:
«Робоквантик» (лего һәм дино модельләштерү һәм башкалар)
«Любознайка» (ирекле рәсем төшерү, бармаклар белән рәсем ясау, әвәләп ясау, эбру, җепле графика, киригами, квилинг, күләмле флористика, пэчворк һәм башкалар)
Район активы белән киңәшмәдә Сергей Белоногов, Рус-Акташ авыл хуҗалыгы башлыгының чыгышы тыңланды. - Рус-Акташ авыл хуҗалыгы территория киңлеге һәм яшәүче халык саны буенча иэ зур авыл хуҗалыгы итеп санала. Аның составына ике торак пункты: Рус Акташы авылы һәм Акташ станциясе керә.
Планерка барышында доклад белән ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү фондының региональ бүлеге директоры Раиль Нотфуллин чыгыш ясады, ул 2017 елның 11 ае эчендә Әлмәт муниципаль районындагы СИФ эшенә нәтиҗәләр ясады.
- Агымдагы елның 11 ае эчендә пилот проекты буенча иминләштерелгән кешеләргә һәм иминләштерүчеләргә "туры түләүләр" 995,6 млн. сум тәшкил итте. Фонд тарафыннан иминләштерелгән кешеләргә түләнгән барлык ярдәмнәр рәсми эш хакы күләменә туры пропорциональ.
4 декабрьгә 8 декабрьгә кадәр "Татарстанның киләчәк көллиятендә" WorldSkills һәм WorldSkills Junior стандартлары буенча "мехатроника" компетенциясендә "Яшь профессионаллар" региональ чемпионаты узды. Чемпионатта Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән - Казан, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Бөгелмәдән килгән укучылар һәм студентлар катнаштылар. А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник инситутының инженерлык лицее, Әлмәт һөнәри көллияте, республиканың техник көллиятләре экспертлары, шулай ук "Алнас" заводы белгечләре жюри буларак катнашучыларның эшләренә бәя бирде.
"Әлмәтем" халык ансамбле үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп уза. Эстония, Турция, Франция, Болгария, Греция, Чехия, Испаниядә аларның иҗат осталыкларына сокланалар.Коллективны озак еллар дәвамында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, баш балетмейстер Фәридә Кикар-Сафина җитәкли. Район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен коллективка район Советы аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова җиткерде.
Әлмәт яшьләре тәбрикләү видеоролигын әзерләделәр. Төрле һөнәрләр һәм тармакларның яшь вәкилләре район башлыгына спорт, сәламәт яшәү рәвеше, it-технологияләр, эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән идеяларны һәм проектларны алга таба мавыктыру һәм тормышка ашыру өчен рәхмәт белдерәләр.
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел үтү уңаеннан Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы иҗтимагый яшьләр палатасы тарафыннан constitution25.tatar адресы буенча интернет челтәрендә "Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел - үзеңне тикшер!" онлайн-тест оештырылды.