Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел үтү уңаеннан Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы иҗтимагый яшьләр палатасы тарафыннан constitution25.tatar адресы буенча интернет челтәрендә "Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел - үзеңне тикшер!" онлайн-тест оештырылды.
Тестта катнашыр өчен 16 декабрьгә кадәр, исем, фамилия, эш/уку урыны, e-mail, телефон һәм туу датасын билгеләп, http://constitution25.tatar адресы буенча регистрация үтәргә кирәк.