Әлмәттә грек-рим көрәше буенча республика турниры узды

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә "Татнефть" ГАҖдә 2005-2006 елда туган егетләр арасында Камиль Вадигуллин хөрмәтенә багышланган грек-рим көрәше буенча 4нче ачык республика турниры узды. Бу ярышларда Татарстан, Марий-Эл, Башкортостан һәм башка республикалардан көрәшчеләр катнашты. Быел турнир 9 авырлык категориясендә төркемнәр беренчелеге рәвешендә уздырылды.

Ярышларда 13 төркем катнашты. Турнирның нәтиҗәләре буенча безнең көрәшчеләр беренче төркем урынына чыктылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International