"Әлмәтем" халык ансамбле үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп уза. Эстония, Турция, Франция, Болгария, Греция, Чехия, Испаниядә аларның иҗат осталыкларына сокланалар.Коллективны озак еллар дәвамында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, баш балетмейстер Фәридә Кикар-Сафина җитәкли. Район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен коллективка район Советы аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова җиткерде.