Иҗтимагый туклану предприятиеларының эшчәнлеген ничек итеп оештырырга, эшмәкәрләргә гамәлдәге канунчылык таләпләре турында нәрсә белергә кирәк, ничек итеп туклану продуктларын җитештергәндә һәм сатканда санитар-эпидемиологик иминлеге белән тәэмин итәргә һәм башка күп сораулар турында Әлмәттә узган семинар-киңәшмәдә катнашучылар фикер алышты. Әлеге чараны Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Әлмәт муниципаль районның башкарма комитеты оештырдылар.
Роспотребнадзор идарәсе эше нәтиҗәләре турында Елена Сизова чыгыш ясады. Агымдагы елда 1437 объект тикшерелде, шуларның 92%да бозулар ачыкланды. 44513 кг. сыйфатлы булмаган продукция яраксыз итеп билгеләнгән, 95 объектның эшчәнлеге туктатылган.