Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин район активы киңәшмә уздырды. Чараны ачып, Айрат Ринат улы Мәскәүдә "Россия транспорты" күргәзмәсе узганы турында хәбәр итте, анда безнең шәһәр мисалында велокиңлекне үстерү һәм веломәдәниятне формалаштыру программасы тәкъдим ителде. Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев әлеге программаны югары бәяләде һәм Әлмәтне билгеләп үтте.
"Теләсә кайсы хәлсезлекне башлангыч стадиядә дәвалый башлау яхшырак, бу бронхиаль астмага да кагылая", - ди "3нче Әлмәт шәһәре поликлиникасы" ГАУЗ врачы аллергологы-иммунологы Әлфия Максеев.
Астма - сулыш органнары авыруы. Беренче билгеләр - тын каплану, коры ютәл, буылу. Аңа сәбәп булып өйдәге тузан, чәчәк серкәсе, салкын тиюдән булган авырулар, тәмәке төтене, җәнлекләрнең туны, экологик хәл, нәселдәнлек һәм башкалар тора.
Декабрь аенда Әлмәттә "Гореф-гадәтләрнең тере җебе" - "Тирән тамырлар" ТР көньяк-көнчыгышының фольклор коллективлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабули итү старт ала. Бәйгене Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, "Мәдәният идарәсе" ММУ, ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятен үстерү республика үзәге, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы оештыра.
БМО Халыкара тау көнен билгеләп узу турында карар кабул итә.Хәзер ел саен 11 декабрь көнне Халыкара тау көне уза.
Әлмәт районы буенча Әлмәт районы буенча Россиянең ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе 10 декабрьдә 6:00 дан 07:30 кадәр исерек хәлдә транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуларны ачыклауга юнәлтелгән профилактика операциясен үткәрде.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.
Фестиваль 2018 елның Яңа ел һәм яз бәйрәмнәрендә бөтен ил буйлап уздырылачак. Кышкы фестиваль кысаларында шәһәрдә 20дән артык төрле чаралар оештырылачак, аларның арасында халык күңел ачу бәйрәмнәре, спорт ярышлары, күңел ачу-уен программалары һәм күп кенә башка күңел ачулар.
Иртәгә, 12 декабрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда юеш кар һәм җәяүле буран күзәтелә.Минималь температура төнлә -2..-7º, аязганда -11º, максималь температура көндез 0..-5º. Юлларда бозлавык.
9 декабрь көнне Әлмәттә зур спорт бәйрәме: бокс буенча халыкара турнир ачылды, кунак булып танылган боксчы Николай Валуев килде.Әлмәт физкультура колледжы спорт залында турнирның тантаналы ачылу өлеше һәм ярышлар узды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде. Катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Шифа” учредителе Сирин Бәдретдинов, боксчы, хәзер инде РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев сәламләде.Бу көнне колледжда зур кунак белән пресс-конференция дә оештырылды. Очрашу кызыклы узды, сораулар да күп булды. Николай Валуев алга таба “Кванториумда” һәм Шарлавыклы буаларда булды.
Ватан Геройлары көнендә Әлмәт юнармеецлары ант бирде. Чарада бөек боксчы, Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев та катнашты. Чара "Нефтьче" мәдәният сараенда тантаналы рәвештә узды. 200 ләп укучы ант бирде.