Иртәгә, 14 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан 9-14 м/с. Төнлә минималь температура 0..-5ºка кадәр, көнчыгышта -6..-11º, көндез максималь температура +2..-3º, көнчыгышта -8ºка кадәр.
Декабрь аенда Әлмәттә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XV ЧТПЗ Группасының «Снежность» юбилей хәйрия театр фестивале узачак. Әлмәт татар драма театры илнең иң яхшы театр коллективларының чыгышлары мәйданына әйләнәчәк.
15 декабрьдә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы журналист эшләре һәм медиа-проектлар VIII Республика бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. Бәйге эшмәкәрлек эшчәнлеген популярлаштыру, эшмәкәрнең уңай образын формалаштыру, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен яктыртуны активлаштыру максаты белән уздырыла.
16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә шәһәр паркында шундый исем астында иҗади проектның яңа сезоны ачылачак. Җыелучыларны Әлмәт урам театры чыгышы, мавыктыргыч уеннар, анимацион программалар һәм татлы призлар көтә.
Бүген республиканың тугыз муниципалитетына, шул испәптән Әлмәт районына, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа махсус техниканы бүлеп бирде. Әлмәт районына республика җитәкчелегеннән 4 катнаш юл машинасы, 2 себерү-җыештыру машинасы, 1 мини-төягеч һәм 1 автогрейдер эләкте.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
8-10 декабрьдә Пермьдә ир-егетләр арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда 28 төбәктән җыелган 140 көрәшче бил алышты.
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә.
Әлмәт драмтеатрында бүген янәдән премьера – Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән “Хыял йорты” спектакле үзенчәлекле булырга охшаган. Тәүлегенә 24 сәгать видеокүзәтү астында яшәргә, беренче татар “Хыял йорты” реалити-тамашасында катнашырга ризалык биргән дүрт кызны ни көтә? Музыкаль комедия мавыктыргыч вакыйгаларга бай булачак.
Иртәгә, 13 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда кар, юеш кар. Урыны белән буран, томан. Җил көньяк-көнчыгыштан 7-12 м/с.