4 декабрьгә 8 декабрьгә кадәр "Татарстанның киләчәк көллиятендә" WorldSkills һәм WorldSkills Junior стандартлары буенча "мехатроника" компетенциясендә "Яшь профессионаллар" региональ чемпионаты узды.
Чемпионатта Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән - Казан, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Бөгелмәдән килгән укучылар һәм студентлар катнаштылар. А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник инситутының инженерлык лицее, Әлмәт һөнәри көллияте, республиканың техник көллиятләре экспертлары, шулай ук "Алнас" заводы белгечләре жюри буларак катнашучыларның эшләренә бәя бирде.