ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

8 июньдә V «Бяки Буки» урам әдәби фестивале Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында балалар өчен оештырылган әкияти бәйрәм белән программасын тәмамлады. Фестивальнең бәйрәм өлешен «Пампуш» Мәскәү Шамакайлар Театры ачып җибәрде. «Le BUFF oN» тамашасы барлык җыелучыларны урта гасырлык мәйданга күчерде. Музыка, костюмнар, трюклар, шамакайлык балаларның барлык игътибарын җәлеп иттеләр.

10 июнь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, урыны белән яңгыр сибәлиячәк.  Минималь температура төнлә +2..+5º, максималь температура көндез+11..+15º.

16 июньдә шәһәр мәйданында "Сабантуй" район милли бәйрәме узачак. Әлмәтлеләрне мәйданга иртәнге 8дән «АПОПАТ» АҖ автобуслары алып барачак (коммерция нигезендә).

ӘМР Экология һәм табигатьтән куллану департаменты "Экология балалар күзлегеннән" рәсемнәр бәйгесен оештыра. Бәйгенең максаты - Татарстан Республикасы халкының мәдәни мирасын популярлаштыру, табигатьнең матурлыгына һәм күптөрлелегенә кызыксыну уяту, яшьләрдә туган якның табигате өчен горурлык хисен тәрбияләү.

Татарстан Республикасы буенча Әлмәт муниципаль районындагы Гадәттән тыш хәлләр Идарәсе начальнигы Валерий Грезневның шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмәдәге доклады су объектларында кешеләрнең иминлеге, аларның гомерләрен саклау һәм сәламәтлеге мәсьәләләренә багышланган иде.  

Татарстан Республикасында 8 июньгә 1 млн. 126,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 46,9%ы һәм ул үткән елның шушы чорына карата 113,8%ка үтәлгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Шәһәрләр һәм муниципаль районнарның территорияләрен чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлыгына нәтиҗәләр ясалды. «ЭКОВЕСНА 2018» республика конкурсы түбәндәге критерийлар буенча үткәрелде: юк ителгән рөхсәтсез урнаштырылган калдыклар урыннар саны һәм мәйданы; ачыкланган хокук бозулар саны һәм төзелгән беркетмәләр; җыелган макулатура, политэтилен таралар саны; чараларда катнашкан кешеләр саны; район территориясендә төзекләндерелгән су объектларын саклау зоналары саны. 

Казан шәһәренең МУП «Метроэлектротранс» предприятиесенә троллейбус һәм трамвай йөртүчеләр, кондукторлар, юл монтерлары, хәрәкәт составы слесарьләре, ярдәмче эшчеләр һ. б. таләп ителә. Транспорт чыгымнары, эш урынына бару-кайту, торак яллап торуга компенсция ясала, яки тулай торактан бушлай урын бирелә.

Авыл җирлекләренең санитар-экологик торышы һәм Әлмәт районының җирлекләре арасында уздырылган "Санитар-экологик торыш һәм төзекләндерү буенча районның иң яхшы җирлеге" бәйгесе нәтиҗәләре турында бүген район активы белән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин хәбәр итте.

Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озайтылды. Бүгенгә 150 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Бөтен Татарстан буенча исемлектә 287 объект тора. Һәр тавыш бирүче бары тик үз муниципаль районындагы объектны гына сайлый ала.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International